Зәкиев Гыйльмулла
Хәерле көн, хөрмәтле төркемдәшләр! Зур шатлыгым белән уртаклашасым килә сезнең белән: Берничә ел томан эчендә яшәгәннән соң ниһаять күзләрем яшь вакыттагы кебек күрә башлады. Саба районының Шәмәрдән бистәсендә урнашкан “Күз авырулары хирургиясе районара үзәге” табиблары мине яңадан сәламәт күзле иттеләр. Ике күзгә дә бер – бер артлы операция ясап чын мөгъҗиза тудырдылар – ике күзем дә йөз процент күрә башлады. Күзлексез укыйм, рәхәтләнеп яза алам.
Миңа бу үзәккә юллама эшләп биргән участок табибыбыз Соловьев Феликс әфәндегә, башка врачларга, Социаль ярьдәм үзәгендә эшләүче Шаһимәрданова Гөльшатка бик зур рәхмәт!
Хирургия үзәгендә мине кабул итеп тиешле дәвалау чаралары билгеләгән табиб Мөхәммәтшин Айдар Гизетдин улына, операция ясаган хирургларга, үзәктә эшләүче барлык медицина белгечләренә олы рәхмәтләремне Һәм чиксез ихтирамымны белдерәм! Исән – имин, сау – сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Мактаулы хезмәтегезне хәвеф – хәтәрсез һәм сөенечле тормышта дәвам итегез!!!
Күзләре белән җафаланучы райондашларыбызга әйтәсе килгән сүзем шул: БЕРНИНДИ ШИКЛӘНҮСЕЗ ШӘМӘРДӘНДӘГЕ ХИРУРГИЯ ҮЗӘГЕНӘ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТЕГЕЗ ҺӘМ ВАКЫТЫНДА ДӘВАЛАНЫГЫЗ!!! КҮЗЛӘРЕГЕЗНЕ САКЛАГЫЗ!!!
Ихтирам белән Гыйльмулла Зәкиев, Балтач бистәсе.
